Кукмара муниципаль районында «Дружба Агро» ҖЧҖ булган тракторларга һәм аларның тагылмаларына чираттагы техник карау уздырылды. Техник карауга 25 берәмлек техника күрсәтелде.
Техник тикшерү вакытында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булуына, шулай ук машиналарның техник торышының имин эксплуатация шартларына туры килүенә (контроль-диагностика приборларын кулланып) аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәсендә 23 берәмлек техника уңышлы гына тикшерелде һәм техник тикшерү узу турында таныклык алды. 2 берәмлеккә техник карау актлары төзелде һәм хокук бозуларны бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде. Техник караудан соң предприятие механизаторлары белән тракторларны һәм башка үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрелде.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.