2024 елның 18 сентябрендә Зеленодольск муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең чираттагы уртак профилактик рейды уздырылды.
Рейд барышында 7 берәмлек трактор һәм башка үзйөрешле машиналар аларны куллану процессында тикшерелде. Тикшерү барышында "Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" 9.3 статьясы һәм "Үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәве кагыйдәләрен бозу" 19.22 статьясының 1 өлеше буенча хокук бозулар ачыкланды. Ачыкланган хокук бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә гаепле затларны җаваплылыкка тарту буенча карарлар чыгарылды.
Ачыкланган төп бозулар, болар – үзйөрешле машиналарны техник тикшерү уздырмыйча, теркәү документларыннан башка һәм транспорт чарасының әлеге төре белән идарә итү хокукына таныклыксыз эксплуатацияләү.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.