Кукмара муниципаль районында, үзйөрешле техниканы куллану процессында хокук бозуларны чикләү максатларында, 2024 елның 17 сентябрендә профилактик чаралар оештырылды.
Дәүләт номер билгесе, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык, ОСАГО полисы булуына махсус игътибар бирелде.
Күчмә чаралар вакытында 8 берәмлектән артык үзйөрешле машина һәм тагылма каралды.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.