Азнакай муниципаль районында ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә тикшерү

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Урып-җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай районы бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләре кырларында даими рәвештә ашлык җыю комбайннарының эшен контрольдә тоту эше башкарыла.

     17 сентябрьдә «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖенең ашлык җыю комбайннарына беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектланган булу-булмавына карата тикшерү уздырылды.

     Үзйөрешле техниканың техник төзеклегенә, янгынга каршы инвентарь булуына һәм төзеклегенә, двигательләр торышына һәм чисталыгына аерым игътибар бирелә. Шулай ук комбайнчылар һәм бәхетсезлек очракларын профилактикалау буенча җаваплы затлар белән әңгәмәләр дә үткәрелә. Урып-җыю чорында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү, имин хезмәт шартларын вакытында тәэмин итү – авыл хуҗалыгы чаралары комплексының мөһим өлеше булып тора.

 

      Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International