Аксубай муниципаль районы авыл җирлекләре буенча күчмә чаралар

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге тарафыннан район буенча Иске Үзи, Яңа Үзи, Иске Илдерәк, Емелькино авыл җирлекләренә бару оештырылды. Үзйөрешле техникага еллык техник карау уздыру өчен тәкъдим итмәгән физик затларга аерым игътибар бирелә. Авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендә яшәүче әлеге категория хуҗаларга мәгълүмат җиткерүдә ярдәм итү турында мөрәҗәгать ителде. Үзйөрешле машиналар һәм аларның техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан теркәлгән техниканың башка төрләрен техник карау өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп яки Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

 

         Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International