Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында физик затларда үзйөрешле машиналарга техник карау уздыру дәвам итә

2024 елның 13 сентябре, җомга

Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Дөбъяз авыл җирлегендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы А.А.Хаҗиәхмәтов физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына техник тикшерү үткәрде. Карау барышында 15 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.     Техник карап чыгуны уңышлы үткәннәргә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

    Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International