Физик затларда үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрү. Гражданнарны кабул итү

2024 елның 6 сентябре, җомга

Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары кешеләрнең гомере, сәламәтлеге өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү, мөлкәтне, әйләнә-тирә мохитне саклау өлешендә көн саен тракторларның, үзйөрешле машиналарның һәм аларның тагылмаларының, шулай ук аттракционнарның техник торышын күзәтеп торалар. Моңа дәүләт теркәү билгеләре һәм теркәлү турында таныклыклар биреп, техниканы һәм аттракционнарны теркәү дә, үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә имтиханнар кабул итү дә, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү яисә алмаштыру да, техник карау уздыру һәм техник карау талонын рәсмиләштерү дә керә.

2024 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба районы бүлегендә гражданнарны штат расписаниесе буенча кабул итү булды. Кабул итү вакытында техник карау буенча 6 талон рәсмиләштерелде, 2 тракторчы-машинист таныклыгы алыштырылды.

   Татарстан Республикасы дәүләт техника күзәтчелек хезмәтләрен Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша күрсәтү мөмкинлеге турында искә төшерәбез. Күпләр кабул итүгә РФ Дәүләт хезмәтләре аша язылып килә һәм моның уңайлылыгын билгеләп үтә.

   Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International