ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа бүлегенең июль аендагы эшенә йомгаклар

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Узган ай дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2024 елга расланган «Юл картасы» нигезендә дәүләт хезмәтләре күрсәтелде. Хезмәт күрсәтү барышында, күп бурычлылык шартларында, 242 операция үткәрелде, шул исәптән 39 теркәү гамәлләре башкарылды, алар барышында 29 берәмлек үзйөрешле техника теркәлде, 7 берәмлеге теркәү исәбеннән төшерелде, теркәү документларына 3 үзгәреш кертелде. Ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерүгә 141 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде, шуларның 30 дан артыгы – хосусый сектор хуҗалары. Моннан тыш, 48 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде, шулардан 19 таныклык алмаштыру тәртибендә рәсмиләштерелде һәм 29 таныклык квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча беренче мәртәбә бирелде. Шулай ук вакытлыча 3 аттракцион теркәлде. Хокук бозуларны профилактикалау буенча административ эш барышында административ хокук бозу турында 3 карар чыгарылды. Башкарылган операцияләрнең барысы да диярлек Дәүләт хезмәтләре порталы аша күрсәтелде, 247 гаризадан 25 очракта кире кагылды, калганнары уңай нәтиҗә белән каралды. Барлык дәүләт хезмәтләре расланган административ регламентлар нигезендә, аларда билгеләнгән вакытта, кичектермичә күрсәтелде һәм гамәлгә ашырылды.

Моннан тыш, узган ай дәвамында үзйөрешле техника белән идарә итү хокукын алуга 3 имтихан үткәрелде. Аларның икесе «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында узды. Биредә укулар тәмамланганнан соң В,С,D,E,F категорияле тракторчы-машинист әзерләү курсларында белем алган ике төркемнән 85 дәгъвачы катнашты, 71 кеше имтиханның барлык этапларын уңышлы үтте. Өченче имтихан «Татарстан Республикасы ДОСААФ» РОГО Буа муниципаль берәмлегенең уку базасында «AI» категорияле мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләү буенча узды. Имтихан тапшыруда 4 кеше катнашты, барысы да аны уңышлы тапшырды.

 

Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International