ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында имтиханнар булып узды

2024 елның 25 июне, сишәмбе

2024 елның 25 июнендә ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында «ВСDEF» категориясе буенча авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алган студентлар арасында имтихан уздырылды. Укыту курсын узган 27 студентның 20се имтиханга килде. 2 студент яше буенча чикләүләре булуга бәйле рәвештә, D категориясенә бирелә торган имтиханга кертелмәде. Имтихан 3 этапта узды: теоретик өлеше – эксплуатация буенча, куркынычсыз эксплуатация буенча һәм практик өлеше – уку йорты трактородромында DONGFENG DF244, БЕЛАРУС-1221.2, Т-150К тракторларында һәм СК-5 НИВА-ЭФФЕКТ  ашлык җыю комбайнында йөртү күнекмәләре буенча. Имтиханны уңышлы тапшырган студентлар якын арада, дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргәннән соң, тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.

   Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International