Язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә

2024 елның 29 марты, җомга

2024 елның 28 мартында Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәбиров Айрат Фиркәт улы җитәкчелегендә Арча районының «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш инженерлары һәм баш агрономнары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Айрат Хәбиров 2023 елгы эшкә йомгак ясады һәм агымдагы елда язгы кыр эшләрен үткәрү буенча бурычлар билгеләде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны үзйөрешле техниканы теркәтү һәм техник карау уздыру таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды, язгы кыр эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде.  Шулай ук транспорт чараларының техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ җаваплылыгы белән дә таныштырды. 2023 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.

Семинарның гамәли өлешендә саклыкханәләрдә орлыкларны саклау эше белән таныштылар, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

Үзйөрешле техникага һәм аларга тагылмаларга күрсәтмәле техник карау уздырылды. Техник карауга 36 берәмлек техника китерелгән иде. Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, техниканы язгы кыр эшләрен башкаруга иң яхшы әзерләгән өчен, «Игенче» агрофирмасы ҖЧҖ механизаторлары арасында 3 механизатор билгеләнде, алар грамота һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International