2026 елның 29 апрелендә «Гарант» УКК ҖЧҖ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре буенча дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов, Ютазы районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инженер-инспекторы Н.Н.Рәкыйпов катнашында, РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт бирү һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында» 1999 елның 12 июлендәге 796 номерлы карары нигезендә, «АI,AIII,В,C,D,Е,F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Имтиханга 42 кеше гариза биргән иде, 11 кеше белемнәрен тикшерергә килмәде. Имтихан «Гостехнадзор Экзамен» автоматлаштырылган системасында кабул ителде. 9 кеше теоретик имтиханны тапшыра алмады, 2се йөртү күнекмәсен бирә алмады. Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Имтиханны уңышлы тапшыручыларга имтихан урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы биреләчәк. Барлык имтихан бирүчеләр белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде, тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү буенча хезмәтләрне «gosuslugi.ru» сайты аша алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «МАКС»тагы яңалыклар каналына язылырга тәкъдим ителде.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.