ТР Тәтеш муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

2026 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының 2 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә 6-8 сыйныф укучылары өчен «Квадроцикл, снегоходлар һәм багги» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.

Әлеге чара куркынычсызлык техникасын һәм әлеге техниканы имин эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән. Укучылар соңгы елларда Татарстан Республикасында әлеге техника катнашындагы һәлакәтләр статистикасы белән таныштылар.

Әңгәмә барышында укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җаваплылык каралганлыгы аңлатылды. Шулай ук инспектор кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирде.

 

 Фәрит Гарифуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International