Агымдагы елның 29 апрелендә Баландыш авыл җирлегендә тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә ике торак пунктта 42 берәмлек трактор һәм тагылма тәкъдим ителде.
Тикшерү вакытында техниканың техник торышына, тракторчы-машинист таныклыкларына һәм теркәү документларына, дару кирәк-яракларына һәм янгын сүндергечләргә аерым игътибар бирелде. Техника хуҗалары әлеге чарага намус белән әзерләнергә тырышканнар.
Техниканың техник торышына аерым игътибар бирелеп, тикшерү чараларын уздырганнан соң, катнашучылар техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.