Аксубай районында «Аксу Агро» агрофирмасы ҖЧҖдә ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

2024 елның 26 мартында «Аксу Агро» агрофирмасы» ҖЧҖдә техник карау уздырылды, милекче 39 берәмлек техника әзерләп куйган иде. Техник тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча таләпләрне үтәү, шулай ук тракторчы таныклыгын алыштыру кагыйдәләре, техниканы эксплуатацияләгәндә кирәкле документлар булуы буенча механизаторлар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.

     Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International