ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге, расланган график буенча, Олы Яке авыл җирлегендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны тикшереп чыкты. Тикшерүгә 12 берәмлек үзйөрешле машина һәм аларга тагылмалар тәкъдим ителгән иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 10 берәмлеккә техник карау узу турында таныклык бирелде, 2 берәмлеккә техник карау актлары төзелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.