Техник карау графигына ярашлы рәвештә, Арча муниципаль районының Шушмабаш, Носы, Сәрдәбаш авылларында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау узды. Шушмабаш авыл җирлеге физик затларына теркәлгән техниканың 59%ы техник тикшерүгә тәкъдим ителде. Тикшерү барышында 63 берәмлек техника тикшерелде, аларның 2се техник тикшерү таләпләренә туры килми иде, калганнары якын көннәрдә техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.