Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында физик затларда булган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру

2023 елның 16 мае, сишәмбе

2023 елга дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән тракторларны, үзйөрешле машиналарны, тагылмаларны һәм башка төр машиналарны техник тикшерү план-графигына ярашлы рәвештә, Питрәч муниципаль районында физик затларга карата әлеге төр чараны үткәрү дәвам итә.  Узган атнада Күн, Керәшен Сәрдәсе һәм Татар Казыгы авылларында тракторлар һәм тагылмалар хуҗалары 28 берәмлек техниканы техник тикшерүгә тапшырдылар.  Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Транспорт чаралары хуҗаларына Татарстан Республикасында тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде. Ачыкланган бозулар буенча техник тикшерү актлары төзелде. Техник карау узганнарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

    

 Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International