Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан, юридик затларга караган үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны еллык техник карау графигына ярашлы рәвештә, «СЕВЕРНАЯ НИВА ТАТРСТАН» ҖЧҖ тикшерү уздырылды. Техник тикшерүне үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына, дару кирәк-яракларына һәм янгын сүндергечләргә, теркәү документларына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.