Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Тукай исемендәге ҖЧҖ техник карау уздырылды

2023 елның 31 марты, җомга

Ютазы муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренә караган тракторларны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү дәвам итә. Шундый техник тикшерүләрнең берсе Тукай исемендәге ҖЧҖ уздырылды, анда 19 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү вакытында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары һәм контроль-диагностика приборларын кулланып, машиналарның техник торышы куркынычсыз эксплуатация шартларына туры килүенә зур игътибар бирелә. Техник карау барышында 15 берәмлек техника тикшерелде һәм алар буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. 4 берәмлеккә техник карау актлары төзелде. Техник тикшерү уздырганнан соң хуҗалык механизаторлары белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.

 Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International