Буаның җирле «ДОСААФ» оешмасында юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтихан узды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Быелның 14 нче мартында Буаның җирле «ДОСААФ» оешмасында  оештырылган юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләү курсларыннан соң, «AI» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

Алга таба конкурсантлар имтиханның гамәли өлешенә кертелделәр, анда алар мотовездеход белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Имтихан тәмамлангач уздырылган кечкенә киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуга бәйле алга таба эш итү мәсьәләләре каралды.  Имтихан тапшыруда катнашкан барлык кешеләр имтиханның теоретик өлешен уңышлы тапшырдылар.  Имтиханны тапшыруда аны бирергә тиешле 3 кешенең 3се дә катнашты. Компьютерлар белән җиһазландырылган уку кабинетында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укыту да, имтихан үзе дә сатып алынган «Прием экзаменов Web. Гостехнадзор Экзамен» болыт системасын кулланып үткәрелде, аның аша  мобиль кушымтада уку мөмкинлеге бар.

Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International