2023 елның 14 мартында «Татавтодор» АҖ Арча филиалының Әтнә участогы базасында ЮХИДИ, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, медицина хезмәте катнашында юл-төзелеш һәм ремонт эшләре вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Р.К.Сабиров машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча таләпләрне үтәүгә, шулай ук техник карау үткәрү кагыйдәләренә, техниканы эксплуатацияләгәндә кирәкле документлар булуына игътибарны юнәлтте һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәте эшчәнлегендәге яңалыклар белән таныштырды. Катнашучылардан җиткерелгән кызыклы сорауларга җентекле җаваплар бирелде.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.