Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында күрсәтмә техник карау уздырылды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Традиция буенча, март башында районда берәр авыл хуҗалыгы-сәнәгать комплексы предприятиесе базасында күрсәтмә техник карау үткәрелә. Мондый семинар быел «Актаныш агрофирмасы» ҖЧҖ узды, анда чакырылган хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар, остаханә мөдирләре һәм район хуҗалыкларының механизаторлары соңгы таләпләр белән таныштылар. Узган ел үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очракларына җентекле анализ ясалды һәм районда аларны булдырмый калу бурычлары куелды. Семинарның гамәли өлешендә ОЗТП-9557 тагылмасы белән Т.150К тракторы мисалында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе И.М.Хәкимов тарафыннан техник тикшерүгә әзерлекнең төп параметрлары күрсәтелде. Шулай ук тракторларны тикшерү портатив төтен үлчәгеч һәм люфтомер белән башкарылды. Үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник карау өчен барлык таләпләр дә аңлатылды.

Габаритлы техникадан тыш, тагылмалардан (тормоз системасы, габарит утлары, билгеләр, утлы маякчыклар) куркынычсыз файдалануга аерым игътибар бирелде.

Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Л.Р.Зарипов, Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Н.А. Сәлимгәрәев катнашты һәм чыгыш ясады.

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International