«Татавтодор» АҖ Буа филиалында юл-төзелеш эшләрендә машиналарны һәм механизмнарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

«Татавтодор» АҖ Буа филиалында юл хуҗалыгы хезмәткәрләре ЮХИДИ, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм Таттехконтроль хезмәтләре вәкилләре белән очраштылар. Әлеге киңәшмәнең төп максаты – машиналарны һәм механизмнарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен саклау, шулай ук юлларда бәхетсезлек очракларына һәм юл һәлакәтләренә юл куймау. Киңәшмәнең тематикасы ел саен юл техникасын техник карауны оештыруга һәм үткәрүгә багышланды, шулай ук техник эчтәлектәге һәм производствода бәхетсезлек очраклары вакытында зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча төрле актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Куркынычсызлык темасы ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов һәм "Таттехконтроль" АҖ Буа филиалы директоры А.М.Җамалетдиновның чыгышларында күтәрелде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Р.Н.Ганиев юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау бурычлары һәм тәкъдимнәре турында җиткерде. Очрашу ахырында контроль-күзәтчелек хезмәтләре вәкилләре үзләренең профильле бурычларына җентекләп тукталдылар һәм барлык сорауларга тулы җаваплар бирделәр.

 Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International