Ел саен кышкы чорда дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан «Снегоход» исемле профилактик операцияләр үткәрелә

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре бүлеге тарафыннан, 2022 елга эш планы нигезендә, моточараларны эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген, куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү максатларында, «Снегоход-2020» профилактик операциясен үткәрү планлаштырылган.

Кар чанасы белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгына ия булырга кирәк. Кышкы техниканы тикшерү аварияләрне кисәтүгә дә, шулай ук гамәлдәге хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм моточараларны эксплуатацияләү техникасы турында гражданнарга хәбәр итүгә дә юнәлдерелгән. Операциянең максаты: аларны эксплуатацияләү белән бәйле кар машиналары хуҗаларының травматизмын булдырмау. «Снегоход» профилактик операциясе барышында иң беренче чиратта моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, техник караулар үткәрүгә, номер агрегатларының теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, моточаралар белән идарә итү өчен АІ категориясендәге таныклыкның булу-булмауга игътибар биреләчәк.

Исерек хәлдә техника белән идарә итү фактлары ачыкланганда, машина йөртүче барлык төр автотранспорт чаралары һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Теркәлү, ел саен уздырылырга тиешле техник карап чыгу, юлсыз урыннардан йөри торган моточаралар белән идарә итү хокукына таныклык бирү яки аларны алмаштыру мәсьәләләре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була:

ТР, Чистай шәһәре, К. Маркс урамы, 61б, каб. № 7.  Тел: 5-25-60 Sergey.Dudin@tatar.ru

Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International