Куркынычсызлык техникасын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактик операцияләр

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Кар катламы күзләрне иркәли һәм салкын һава торышы әлеге ел фасылын яратучыларны үзенә җәлеп итә. Күпчелек кеше чаңгыга баса һәм табигать кочагында хозурланып, үзенә рәхәтлек ала. Калганнары, тизлек һәм адреналин яратучылары, кар яткан кырларны иңләр өчен кар чаналарын һәм башка моточараларн иярли. Аларның саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә әлеге категориядәге үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү мәсьәләсе кышкы чорда аеруча мөһим булып тора. Бу чорда Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм аучылык хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә даими рейдлар оештырачак.

Рейдлар барышында моточараларның хуҗаларында зарури тәртиптә теркәлү документларының һәм тиешле категория буенча әлеге техниканы йөртү хокукын бирә торган тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы тикшерелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International