2019 елның 24 июнендә "Алексеевск аграр көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә "В", "D", "E", "F" категорияләре буенча тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. Сынау тапшырырга тиешле 44 укучының 32се имтиханга кертелде. Имтиханнарның теория һәм практик өлешен 30 укучы уңышлы тапшырды. Тапшыра алмаганнар өчен кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Фәнис Бакиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.