2018 елның 11 октябрендә "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" АҖ өйрәнү пунктында "В", "С" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче – сәнәкле төягеч җайланмасын йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды.
Сынауларга 26 кеше кертелде. 24 кеше имтиханны уңышлы тапшырды.
Өйрәнү пунктының автодромында йөртү буенча гамәли имтихан кабул итү өчен В категориясе өчен ЭП-1616, С категориясе өчен АП-40810 һәм DALIAN СРСD30СВ төягечләре әзерләп куелган иде.
Д.С. Абдуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск ш. һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.