ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов «Метроэлектротранс» МУП «Сукно бистәсе» станциясенә профилактик визит ясады

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Махсус юл транспортын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм махсус юл транспортыннан файдалану кагыйдәләре үтәлешенә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе Грачев Сергей Олегович һәм бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Әмиров Наил Вакыйф улы, әйдәп баручы киңәшче Родионова Татьяна Юрьевна 2024 елның 8 маенда Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» МУП «Сукно бистәсе» станциясенә профилактик визит үткәрделәр.     

 

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкилләре тарафыннан профилактик визит барышында контрольдә тотылган затларның мәҗбүри таләпләрне үтәү ысуллары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга аерым игътибар бирелде.        

 

Профилактик визит барышында контрольдә тотылган затка түбәндәгеләр турында хәбәр ителде:

- аның эшчәнлегенә куелган мәҗбүри таләпләр турында; 

- контроль объектының куркынычлылык критерийларына туры килүе турында;

- куркынычлылык категориясен киметүнең төп һәм тәкъдим ителгән ысуллары турында;

- контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында.

 

Сергей Грачев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International