Актаныш районында азык җыю техникасын техник тикшерү турында

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Районда азык җыю комбайннарын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе предприятиеләре милкендәге үзйөрешле чапкычларны техник карау башланды. Әлеге категориядәге хуҗалыкның теркәлгән техникасын беренчеләрдән булып «Чишмә» ҖЧҖ, «Әнәк АФ» ҖЧҖ, «Нур Баян исемендәге» һәм «Нур» ҖЧҖ күрсәтте. Район буенча теркәүдә азык җыю кампаниясенә җәлеп ителә торган барлыгы 57 берәмлек техника бар. Башка оешмаларда техник тикшерүләр якын көннәрдә дәвам итәчәк. Үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләүне оештыру буенча таләпләрне үтәүгә аерым игътибар бирелде.

   Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International