Хәзерге вакытта ДӘҮЛӘТ ТЕХНИК КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ОРГАННАРЫНДА БАШКАРЫЛГАН ТЕРКӘҮ ЭШЛӘРЕ ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ алу өчен техника хуҗасы яки аның ВӘКИЛЕ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләренә шәхсән мөрәҗәгать итмәсә дә була.
Белешмәне Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша гариза биреп алырга мөмкин: https://esia.gosuslugi.ru
Моның өчен Сезгә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетыгызга керергә, «Авто Хокуклар Транспорт» бүлеген сайларга, «Үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу» хезмәтен сайларга, «Башларга» төймәсенә басарга, «Башкарылган теркәү гамәлләре турында белешмә алу» бүлеген сайларга һәм кырларны тутырырга кирәк.
Гариза каралганнан соң, белешмә гариза бирүченең шәхси кабинетына җибәреләчәк.
Чиратлар, шәхсән мөрәҗәгать итү һәм элемтәгә керүләр юк.
Шулай ук Бердәм портал аша түбәндәге хезмәтләрне алырга мөмкин:
- үзйөрешле техниканы теркәү;
- техниканы теркәү исәбеннән төшерү;
- үзйөрешле машинаны һәм башка техниканы техник яктан карау.
Илнур Җәләлетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге башлыгы.