Республика хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхси сыйфатларын үстерү, яңа белемнәр алу, вазыйфа бурычларын нәтиҗәле үтәү өчен кирәкле квалификация дәрәҗәсен күтәрү максатларында барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре укытулар уза.
Әйтик, 2024 елда һөнәри үсешнең расланган календарь планы нигезендә, КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә 2024 елның 6 маеннан 7 маена кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 10 дәүләт хезмәткәре «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге» темасына укулар узды, курсны тәмамлагач, барысына да курсны уңышлы узу турында таныклыклар бирелде.