ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 17 ноябрендә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү» турында 30.10.2023 ел, 395/2-пр боерыгы нигезендә конкурс узды.

2023 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты – 09.00 башлап 12.00 кадәр.


18
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую буенча смотр-конкурс үткәрелде.


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү» турында  30.10.2023 ел, 395/2-пр боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Мамадыш, Нурлат, Минзәлә, Мөслим, Теләче муниципаль районнарында конкурс узды.


16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының механизаторлары һәм инженер-техник составы алдында техниканы кышкы саклауга куюга бәйле бик мөһим бурыч тора.

2023 елның 14 ноябрендә Саба муниципаль районында конкурс узды.

Авыл хуҗалыгы техникасын саклау аны эксплуатацияләүдәге әһәмиятле шартларның берсе булып тора, аның хезмәт итү срогын арттыра, кыр эшләрен башкарганда җимерелү һәм эшләмәү кебек очракларны булдырмаска ярдәм итә.


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Ел саен урып-җыю һәм көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң, авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында машина-трактор паркларында авыл хуҗалыгы техникасын озак вакытлы саклауга кую һәм ремонт процессын оештыру эшләрен иң яхшы оештыруга республика смотр-конкурсы үткәрелә.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә мәшгуль машиналарны рациональ һәм нәтиҗәле куллануны тәэмин итү, машиналарның куркынычсызлык параметрларын үтәү һәм тышкы факторлардан саклау, сезонлы куллану машиналарын озак вакытлы саклауга кую максатыннан, 2023 елның 15 ноябреннән Кайбыч районында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркында техниканы ремонтлауга әзерләүгә иң яхшыларны билгеләү буенча конкурс үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International