2024 елның 3 июнендә Әгерҗе районында Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай һәм Чистай муниципаль районнары башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, ярдәмче хуҗалыклар, КФХ, кооперативлар башлыклары катнашты.
Пленар өлеш башланганчы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров райондагы кайбер объектлар белән танышты, кулдан ясалган техника күргәзмәсендә һәм Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре күргәзмәсендә булды.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.