2024 елның 5 июнендә «ДИАЗ» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбендә «В,С» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханга 15 курсант кертелде. Теоретик өлешне «В, С» категорияле тракторчы-машинист» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 13 кеше уңышлы тапшырды, практик өлешен дә – шулай ук. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләр әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.