Кайбыч муниципаль районы башлыгы А.И. Рәхмәтуллин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ АСК департаментының баш белгече Р.Р. Шәяхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бөртекле һәм техник культуралар секторы баш консультанты Ф.Ф. Вәлиуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Басыйров Фиргат, механизация буенча консультант Тимергалиев Рафик, игенчелек буенча консультант Нигъмәтҗанова Илһамия, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Кайбыч районы буенча территориаль бүлеге башлыгы Тимершин Рушан, барлык хуҗалыкларда булып, авыл хезмәтчәннәренең уракка әзерлеген бәяләделәр. Урып-җыю кампаниясендә быел 50 комбайн эшләячәк. Яртысыннан артыграгы – 38 комбайн «Дубрава» агрофирмсына туры килә. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урында «Дубрава» агрофирмасының 3 нче филиалы (53 балл), икенче урында – «Дубрава» агрофирмасының 1 нче һәм 2 нче филиаллары (52шәр балл).