2025 елның 29 апрелендә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе килештергән техник карау уздыру графигы буенча Камай, Монашево, Монай һәм Татар Чаллысы авыл җирлекләрендә физик затларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмаларына техник тикшерү үткәрелде. Чараларда муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре катнаша. Һәр торак пунктта, техниканы тикшергәннән соң, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.