Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Татнефть» ГАҖ «Җәлил нефть» нефть-газ чыгару идарәсендә техник карау уздырылды

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

2025 елның 30 апрелендә, расланган график нигезендә, Сарман районының «Татнефть» ГАҖ «Җәлил нефть» нефть-газ чыгару идарәсендә ел саен үткәрелергә тиешле техник карау узды.

«Җәлил нефть» нефть-газ чыгару идарәсендә техник карау өчен 22 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде.  Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техниканы карап чыкканнан соң механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International