Чистай муниципаль районы территориясендә 9 декабрьдән «Кар чанасы-2016» профилактик операциясе уздырыла

2016 елның 9 декабре, җомга

Операциянең төп максаты –юлдан читтә йөрерлек мототранспорт чарасын  техник карап чыгудан башка гына эксплуатацияләү, теркәлмәгән  мототехниканы эксплуатацияләү, юлдан читтә йөрерлек мототехниканы АI категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы булмаган затлар тарафыннан йөртү, шулай ук техниканы исерек килеш йөртү очракларын ачыклау.

Декабрь-март айларында кар чаналары массакүләм кулланыла. Бу чакта кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә зур зыян килергә мөмкин. Кешеләр, шул исәптән кыр чанасы хуҗалары вафаты һәм имгәнүләре белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары һәр ел саен була. Шуңа күрә операциянең төп бурычы – травматизмны киметү, юл хәрәкәте иминлеге, шулай ук техник иминлек кагыйдәләрен үтәү, кешеләр сәламәтлеген һәм гомерне саклап калу.

Кыр чаналарын һәм юлдан читтә йөрерлек моточараларны йөртү 16 яшкә җиткән, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе тарафыннан ачылган АI категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы булган затларга рөхсәт ителә. Теркәү таныклыгы булмаган, еллык техник карап чыгу узу турында таныклыгы булмаган, дәүләт теркәү тамгасы булмаган кар чанасын йөртү тыела. Юлдан читтә йөрерлек моточараның дәүләт теркәү тамгасы арткы ягында урта бер җирдә яисә йөрү юнәлеше буенча багажниктан сул якта урнаштырылырга тиеш.

АI категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы булган затларга рөхсәт ителә. Теркәү таныклыгы булмаган, еллык техник карап чыгу узу турында таныклыгы булмаган, дәүләт теркәү тамгасы булмаган мототехниканы куллану Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.3 статьясы һәм 19.22 статьясының 1 өлеше нигезендә штраф салуга китерә.  

Теркәлү, тракторчы-машинист таныклыгын алу һәм алмаштыру, техник карап чыгу узу мәсьәләләре буенча Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Чистай шәһәре буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: ТР, Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 61Б. каб. № 7, тел: 5-25-60.

 

Сергей Дудин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Чистай шәһәре һәм Чистай мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International