Буа муниципаль районында азык әзерләү техникасының 2024 ел сезонына әзерлеген бәяләү буенча конкурс узды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән ел саен азык җыю эшләре башланганчы агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү буенча конкурс үткәрелә. Агымдагы елның 15 маенда уздырыла торган конкурс кысаларында Буа муниципаль районында махсус төзелгән комиссия эшләде. Конкурс комиссиясе составында Министрлык аппараты ягыннан АСК ИТТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Р.Р.Идрисов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов катнашты. Комиссия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов та бар иде. Конкурс комиссиясе районның сигез алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды, азык җыю комбайннарын, үзйөрешле, тагылмалы чапкычларны һәм башка техниканы карады. Шулай ук комиссия әгъзалары амбарларның торышын, сенаж-силос траншеяләренең, машина-трактор паркларының әзерлеген һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеген бәяләделәр. Хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Буа районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләү сезонына әзерлеге шактый югары бәяләнде. «Авангард» ҖЧҖ (99 балл) лидерлыкка лаек булды, аңа беренче урын бирелде, икенче урында – «Коммуна» ҖЧҖ (98 балл), өченчедә – «Ямбулат» АХК (97 балл). Район буенча уртача әзерлек күрсәткече 93 балл тәшкил итте.

 

   Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International