Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2024 елның 15 маенда, эш графигы нигезендә, А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы базасында техник карау уздырылды. Теркәлгән 24 берәмлек арасыннан техник тикшерүгә 22 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. 21 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Ачыкланган хокук бозулар буенча тышкы яктылык приборларының төзексезлеге өлешендә бер техник тикшерү акты бирелде.  Хәзерге вакытта, график буенча, техник карау Зеленодольск шәһәренең башка сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.

 

   Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International