Көз узып бара, аннан соң кар көртләре, кышкы балык тотулары, кар баскан урманнарда җәнлек аулаулары белән кыш та килеп җитәр. Кар туздырып карда йөрү машиналары узып китә. Бу куәтле техника һәрвакыттагыча кешегә хезмәт итә. Бу техника озак хезмәт итсен өчен иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Менә берничә төп кагыйдә:
1. Карда йөрү машинасы (шулай ук карда һәм сазда йөрүче машина да) урамнар һәм гомуми кулланылыштагы юлларда йөрү өчен билгеләнмәгән. Әмма кайда йөрсә дә, машина йөртүче юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә тиеш.
2. Карда йөрү машинасы (шулай ук карда һәм сазда йөрүче машина да) сатып алынган мизгеленнән ун көн эчендә Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсендә теркәлгән булырга тиеш. Карда йөрү машинасын йөртү «А1» категориясендәге транспорт чарасын йөртү хокукы булган тракторист-машинист таныклыгына ия затка рөхсәт ителә («Юлдан читтә мототранспорт чаралары»). «А1» категориясендәге транспорт чарасын йөртү хокукы булган тракторист-машинист таныклыгы 16 яшькә җиткән, тиешенчә укыган һәм квалификация имтиханнарын биргән затларга тапшырыла. Бу категориягә Саба муниципаль районының «Саба аграр колледжы» УҺБнең ДАҺБУдә укырга мөмкин.
3. Карда йөрү машинасында йөрү өчен уңайлы һәм җылы кием кияргә кирәк. Яклаучы шлем, яклаучы күзлек яисә битлек булырга тиеш.
4. Ачкычны беркайчан да кабызу йозагында калдырмагыз. Вариатор ремененең япмасы сүтелгән булса, карда йөрү машинасын йөртү тыела. Вариатор ремене салдырылган булса, двигательне эшләтергә ярамый. Двигательне йөкләнетән башка эшләтеп җибәрү рөхсәт ителми.
5. Кагыйдәләрнең «Карда йөрү машинасына техник хезмәт күрсәтү» бүлеге нигезендә карда йөрү машинасына даими рәвештә техник хезмәт күрсәтелергә тиеш.
6. Ягулык белән эш иткәндә бик сак булырга кирәк.
Хәерле юл сезгә!
Рөстәм Харисов – Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба мунициципаль районы буенча бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы.