2025 елның 13 гыйнварында Азнакай муниципаль районында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең имгәнүенә һәм милеккә зыян килүенә юл куймау максатыннан, үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника тикшерелде.
Тракторларны һәм башка үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү процессында аларның техник торышына, шулай ук теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, әлеге транспорт чараларына техник карау уздыру һәм алар белән идарә итүгә рөхсәт булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Әлеге чара барышында 8 үзйөрешле машина тикшерелде.
Машина йөртүчеләр белән техникадан имин файдалану, шулай ук юл хәрәкәте һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.