Уртак рейд

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

2025 елның 10 гыйнварында Идел елгасы акваториясендә, Аракчино бистәсе янында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, мөмкин булган хокук бозуларны булдырмау һәм куркынычсыз эксплуатация кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту максатында, кар машиналарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүне тикшереп, профилактик рейд үткәрде. Кар машиналары хуҗалары белән куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм хәрәкәттә катнашучылар белән үзара бәйләнеш буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.  

Илнур Җәләлетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International