Техник карау графигына ярашлы рәвештә, 2026 елның 20 маенда Арча районының Урта Курса, Курса-Почмак, Сеҗе һәм Сикертән авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмалары техник яктан каралды. Тикшерү барышында 61 берәмлек техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә иде.
Касыймов Габделхак – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.