Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында физик затларга теркәлгән техниканы техник карау

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районында техниканы техник карау дәвам итә. 2026 елның 20 маенда Күләгәш, Бима һәм Пеләмеш авыл җирлекләрендә физик затларның үзйөрешле машиналарына һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.

Барлыгы 34 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның барысы да техник тикшерүне уңышлы уздылар һәм тиздән техник карау узу турында таныклык алачак. Чараларда муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре катнаша. Һәр торак пунктта, техниканы тикшергәннән соң, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелә, теркәү һәм техник карау уздыру, тракторчы-машинист таныклыкларын алмаштыру буенча аңлатмалар бирелә.

 

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International