Мамадыш муниципаль районының Дүсмәт, Көек-Ерыкса һәм Шәдче авыл җирлекләрендә үзйөрешле техниканы техник яктан карау

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Расланган график буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш районы бүлеге агымдагы елның 20 маенда Дүсмәт, Көек-Ерыкса һәм Шәдче авыл җирлекләрендә шәхси хуҗаларның тракторларын һәм аларның тагылмаларын техник яктан карап чыкты.

Техник тикшерүгә барлыгы 150 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде.

Үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International