ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау буенча чарасы

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

2026 елның 24 февралендә Казан шәһәрендә үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү буенча РФ законнары таләпләрен бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча чара үткәрелде. Әлеге чара барышында шәһәр урамнарында эшләүче 10 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Хезмәткәрләр техниканың тышкы кыяфәтенә, техник торышына, дәүләт теркәү билгесе, аптечка, янгын сүндергеч, авария хәлендәге тукталыш билгесе булуга, шулай ук машина йөртүчеләрнең теркәү документларын, тракторчы-машинист таныклыгын Һәм техник карау узу турында таныклыкларын тикшерүгә аерым игътибар бирделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 4 хокук бозу очрагы ачыкланды, шуларның 2се – тикшерү барышында бетерелде, һәм 2 административ хокук бозу очрагы теркәлде – билгеләнгән тәртиптә техник тикшерү узмаган үзйөрешле машинадан файдалану. Гаеплеләр административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

 

Айдар Вәлиев – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International