Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында үзйөрешле машиналарны урынга чыгып карау

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

2026 елның 12 февралендә «Татспиртпром» АҖ «Усад спирт заводы» филиалында үзйөрешле машиналарны теркәү өчен номерлы агрегатларның туры килү-килмәвен тикшерү үткәрелде. Карау өчен барлыгы 10 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техниканы караганда аның идентификациясе һәм техниканың завод идентификация номерының үзгәрү, яшерелү, юкка чыгу билгеләре булмавы тикшерелә.

Шулай ук техниканы имин эксплуатацияләү һәм ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерүне вакытында үткәрү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International