Үзйөрешле техниканы карау — теркәү гамәлләренең мөһим өлеше

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан бүлегендә үзйөрешле техниканы карау планлы тәртиптә дә үткәрелә — дислокация урыннарына барып, шулай ук планнан тыш — әгәр хуҗалар техниканы бүлеккә үзләре алып килсәләр. Агымдагы елның 11 февралендә Казан шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең Модельная урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан стоянкасында 8 берәмлек үзйөрешле техника каралды, алар арасында 2 кар машинасы, 2 «Беларус» тракторы һәм 4 фронталь төягеч бар иде.

Айдар Вәлиев – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International