Агымдагы елның 10 февралендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч районы бүлеге тарафыннан Кайбыч муниципаль районының Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кар машинасы» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Куркынычсызлык дәресенең максаты – әлеге транспорт чарасы белән идарә иткәндә хәвеф-хәтәрне киметү, кар машиналарын имин эксплуатацияләүнең төп моментларын үзләштерү, шулай ук кирәкле документлардан башка һәм күзәтчелек органнары тарафыннан транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәте булмаган һәм тиешенчә теркәү узмаган транспорт белән идарә итүче балигъ булмаган хокук бозучыларга карата кулланыла торган административ йогынты чаралары турында аңлатылды.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.